Эдип Маликов

Автор: Пользователь скрыл имя, 16 Марта 2013 в 18:39, реферат

Краткое описание

Әдип Маликов – бөек шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты иң ваемсыз кешеләрне дә дулкынландыра. Ә бу, минемчә, бик зур сыйфат. Үземнең эшемдә язучының тормыш сукмагында, кыскача аның әсәрләрендә туктап китәрмен.
Әдип абый турында күп язып та булмый, чөнки аның сыман кешеләр язмышлары турында ачык итеп язса да, шигырьләрдә, поэмаларда язалар. Ә безгә, матур итеп яза белми торган студентларга, тулысынча һәм дөрес итеп, алдамыйча бөтен бирелгән материалны язырга авыр. Ә инде яза башласак, нигезне югалтып, гел башка төрле якларга китеп барабыз, автор кебек язып та булмый бит әле, шунысы да бар.

Оглавление

Кереш өлеш.............................................................................................................3
Беренче бүлек
1.1 Кыскача биографик белешмә.....................................................................4
Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова – ике кеше, бер мәхәббәт....5
Икенче бүлек
Хезмәт һәм көрәш поэзиясе.......................................................................7
2.2 “Сөю мине күккә күтәрде”. Әдип Маликовның мәхәббәте – кәгазьдә..8
Йомгаклау өлеш.....................................................................................................9
Кулланылган әдәбият...........................................................................................10

Файлы: 1 файл

рефик по татарскому.docx

— 27.92 Кб (Скачать)

 

Татарстан Республикасы Фән һәм  мәгариф министрлыгы

Әлмәт дәүләт нефть институты

 

 

Чит телләр кафедрасы

 

 

 

 

 

«Әдип Маликов»

 

 

 

 

 

 

Башкарды: 42-81 нче төркем студенты

Сафиуллина  Алина Фәнис кызы

Тикшерде: доцент, фил. ф.к.

Гөбәйдуллина Гөлниса Таһир кызы

 

 

 

 

 

 

Әлмәт 2012 

Эчтәлек

 

Кереш өлеш.............................................................................................................3

Беренче бүлек

1.1 Кыскача биографик белешмә.....................................................................4

    1. Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова – ике кеше, бер мәхәббәт....5

Икенче бүлек

    1. Хезмәт һәм көрәш поэзиясе.......................................................................7

2.2 “Сөю мине күккә күтәрде”. Әдип Маликовның мәхәббәте – кәгазьдә..8

Йомгаклау өлеш.....................................................................................................9

Кулланылган әдәбият...........................................................................................10 

Кереш өлеш

 

Әдип Маликов – бөек шагыйрьләрнең берсе. Аның иҗаты иң ваемсыз кешеләрне дә дулкынландыра. Ә бу, минемчә, бик зур сыйфат. Үземнең эшемдә язучының тормыш сукмагында, кыскача аның әсәрләрендә туктап китәрмен.

Әдип абый турында күп язып та булмый, чөнки  аның сыман кешеләр язмышлары  турында ачык итеп язса да, шигырьләрдә, поэмаларда язалар. Ә безгә, матур итеп яза белми торган студентларга, тулысынча һәм дөрес итеп, алдамыйча бөтен бирелгән материалны язырга авыр. Ә инде яза башласак, нигезне югалтып, гел башка төрле якларга китеп барабыз, автор кебек язып та булмый бит әле, шунысы да бар.

“Ни өчен тотындың соң, яза белмәсәң?”, - дип сорарсыз сез.

 Әдип Маликов  һәм  аның пар канаты –  Саҗидә Сөләйманова һәм аларның   мәхәббәте мине бик кызыксындырдылар. Танышулары турында укый башлагач, бөтенләй шушы ике бәхетле кеше дөньясына кереп киткәндәй булдым.

 Ә. Маликов  туган ягы турында да язган.  Язмыш аны еракларга ыргыткан  чаклар булган, ләкин ул һәрвакыт  өен, туганнарын, әти-әнисен һәм  авылын сагынган.

Ә инде Әлмәткә  күченеп киткәч, бик матур һәм яңа көч белән иҗат итә башлаган. Чөнки Әлмәт аның өчен  икенче туган як булган. 

Беренче бүлек

    1. Кыскача биографик белешмә

 

Әдип Малик  улы Маликов 1921 елда Башкортстан  АССРның Яңавыл районы Югары Чат  авыланда  укытучы гаиләсендә туа. Аксаит урта мәктәбендә җиде класс белем алганнан соң, Пермь педучилищесынә укырга керә. 1939 елда педучилищены тәмамлый һәм СоветАрмиясе сафына алына. Разведчик буларак, көньяк Сахалины япон самурайларыннан азат итү сугышларында катнаша. “Батырлык өчен” һәм башка медальләр белән бүләкләнә. 1944 елда КПСС члены итеп кабул ителә.

Демобилизацияләнгәннән соң, Ә. Маликов 1946 – 1949 елларда Татарстан радиокомитетында әдәби редактор булып эшли. 1949 елда Ә. Маликов Москвадагы М.Горький исемендәге әдәбият институтына укырга керә.

1945 елда Ә. Маликовның  “Совет әдәбияты”  журналында  “Атаудагы хисләр” исемле поэмасы басыла. Аның шигырьләре, очерклары өлкә газетлары, альманах битләрендә һәм җыентыкларында чыгып киләләр.1948 елда Казанда “Сахалин язмалары”, 1956 елда “Кайнар эзләр” исемле очерк китаплары чыга.

1951-1960 елларда Әдип Маликов республика яшьләренең матбуга басмасы «Яшь сталинчы» (хәзерге, «Татарстан яшьләре») газетасының үз хәбәрчесе сыйфатында Минзәлә һәм Әлмәт төбәкләрендә эшли. 1955 елда Әлмәт шәһәрендә әдәби иҗат берләшмәсе оештырып, 1960 елга кадәp аңа җитәкчелек итә. 1963 елда шушы әдәби берләшмә җирлегендә Әлмәт Язучылар оешмасы барлыкка килә. 1965-1967 һәм 1972-1982 елларда Әдип Маликов бу оешманың җаваплы сәркәтибе булып эшли.

Әлмәт шәһәрендә яшәү, бу төбәктәге  тормыш үзгәрешләрен үз күзе белән  күрү, нефтьчеләр арасында кайнау Ә. Маликовның иҗатын яңа темалар, яңа хисләр, төсмерләр белән баета. Әдәбият өлкәсендәге хезмәтләре өчен Ә.Маликов 1979 елда «Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек була.

Ул 2009 елның 23 апрелендә Әлмәт шәһәрендә  вафат була һәм шунда ук җирләнә. Ә. Маликов — 1959 елдан СССР (Татарстан) Язучылар берлеге әгъзасы.

 

    1.  Әдип Маликов һәм Саҗидә Сөләйманова – ике кеше, бер мәхәббәт

“Сөю мине күккә күтәрде,

Сөю – кыяларга бәрде...”

1934 елның августында  алар беренче мәртәбә очрашалар. Шул вакытта икеседә кечкенә булганнар, тормыш юллары тагын күрештерер дип уйламаганнарда. Икенче очрашу Мәскәүнең вокзалында булган. Әдип абый поезд көткән чакта, ялгыз басып торучы сары чәчле кызга күзен ташлаган. Өстендә гади генә буйлы кофта, тез башыннан аз гына түбәнрәк зәңгәр юбка. Янына килеп җиткәч, исемен кычкырып җибәргән. Саҗидә апада сискәнеп куеп, башын күтәреп, килүче егеткә караган. Шул көнне үк алар берберенә якынаеп, үз булып киткәннәр. Бераз вакытлар үткәч, ике аккош ЗАГС торганнар. Язылушылары бик тиз узган, кул куешканнан соң беренче мәртәбә үбешкәннәр. “Туй” дигән әйбер булмаган, бик якын кешеләрне генә чакырып, бераз утырып, көлешеп, сөйләшеп алганнар. Саҗидә апаны Әдип абый гаиләсендә үз итеп күргәннәр.

Аннары яшьләр Минзәләгә күчә. Яңа шәһәрдә тормыш гел башкача киткән. Яшәгән бүлмәләре бик гади булган, ике тимер шыгырдавыклы койка, өстәл һәм урындыклардан башка бернидә булмаган. Ләкин, ике ярата торган йөрәк урамдагы палаткада да бәхетле булыр дип болай гына әйтмәгәннәр. Чыныннан да, авырлыкларны Әдип абый һәм Саҗидә апа җиңел итеп кичергәннәр, чөнки алар һәрвакыт бергә булганнар.

...Менә шулай  итеп, рәхәтләнеп болыннарда йөреп,  бераз балык тотып, дүрт ел да узып киткән. Яши торган бүлмәләрен кешечә җиһазландыра алмаганнар. Беренчедән, әйбер сатып алсалар – куерга урын юк, икенчедән – акчаларын әти-әниләренә җибәреп торганнар. Шуннан кире Мәскәүгә киткәннәр. Монда берничә ел торып, 1995 елда Әлмәт шәһәренә күченгәннәр. Бу күченү Әдип абыйның эше белән бәйле. Әлмәт ул вакытта - яңа гына төзелеп килә торган булган, юл урталарында ком оемнары, чокырлар бик күп булган. Ләкин, инде әйткәнемчә, берберсен яраткан кешеләргә ул – бик матур һәм ниндидер сихри шәһәр булып тоелган. Шул ук вакытта Саҗидә апа поэзия юлына баскан...

 

1974 елның ахырында Саҗидә апа авырый башлаган. Берничә операция ясаткач, үлеп киткән... Үзенең “Гомер мизгелләре” китабында Әдип абый шулай дип язган: “...Ул дөньядан киткәч тә әле, таныш балкашыгы белән бәллүр стаканга чыңлау авазын ишетеп, төн уртасында йокымнан уяна идем. Саҗидәнең койкасы янына барсам – ул инде буш иде...”.

 

 

Икенче бүлек

2.1 Хезмәт һәм көрәш поэзиясе

Әдип Маликов  – татар поэзиясенә 1945 елда үзенең “Атаудагы хисләр”  дигән җитди поэтик әсәре белән килгән шагыйрь. Әлеге поэманы ул солдат булып хезмәт иткәндә, үзе туып-үскән Агыйдел буйларыннан еракта, кояш чыккан якта – Сахалинда яза. Аны ул аеруча мавыгып, дулкынланып эшли һәм, шагыйрьнең үз сүзләре белән әйткәндә, өлкән язучылар фикерен белер өчен, курка-курка гына Казанга, журнал редакциясенә җибәрә. Бәхеткә каршы, күп көтәргә туры килми, Казанда шагыйрьнең поэмасын игътибар белән укыганнар, яратканнар һәм аңар әнә шул турыда шатлыклы хәбәр-хат язганнар. Әнә шулай, уйламаган бер көндә яңа бер шагыйрь килеп чыккан.

Менә Әдип абый Әлмәттә. Нефтьчелар тормышын өйрәнеп яза башлаган чоры турында, үзенең “Гайшә апа” һәм “Фәрдәнә” дигән поэмалар яза. Йөрәк кылларын тибрәтә алынырдай поэтик әсәрләр, укучыны дулкынландыра торган, аңар яшәү көче бирә алырлык һәм үткәндәге тормышны искә төшереп бүгенгә тирән мәхәббәт һәм киләчәккә ышаныч белән карарга рухландыручы әсәрләр тудыру өчен шагыйрьгә, язучыга беренче чиратта тормыш эчендә, хезмәт кешеләре арасында кайнарга кирәк. Әлмәт шәһәренең беренче ташын салучы Касыймов абыйга багышланган “Ташчы” һәм “Чигүле кулъяулык” дигән поэмалары да шагыйрьнең хезмәт кешесе тормышын белеп, яратып, эпик планда иҗат иткән әсәрләре.

Әдип Маликовның “Беренче оркестр” исемле шигыре бар. Әлмәт шәһәренең беренче каккан казыкларыннан башлап, аның матур бер кала булып күтәрелүен чагылдырган бу шигыйрьне дулкынланмыйча укып булмый, шәһәр  әле салына гына, ә яшь төзүчеләр вакытлы баракларда боргы, кларнет-флейта уйнарга өйрәнәләр, искиткеч тулы бер тормыш белән яшиләр. Шагырь нефтьчеләр шәһәре Әлмәтне, үзенең күз алдында күтәрелгән, аны төзешкән Әлмәтне бик ярата.  

2.2 Әдипнең мәхәббәте – кәгазьдә

 

    Әйткәнемчә, шагыйрьнең мәххәбәте бик нык булган. Бөтен авырлыкларны, күңелсезлекләрне Саҗидә апа белән алар бергә җиңеп чыкканнар. Үзенең хисләрен, уйларын Әдип абый язып барган. Шундый чын, саф һавадай чиста шигырьләрне бары тик ярата торган кеше яза ала. Анын “Гомер мизгелләре” дигән китабын укыгач, күзләрем яшькә баттылар. Чөнки бүгенге көндә безгә – яшьләргә, менә нәкъ шушындый аралар җитми. Егет белән танышасың, бергә вакыт уздырасың, ә берничә айдан соң ул яки син “Сау бул, бүтән сине күрәсем килми” дип әйтә яки син әйтәсең. Ә менә Әдип абыйның гел башка төрле булган. Күрешкәннәр, яратышканнар, ташламаганнар. Мәңгегә бергә, хәтта бүгендә, икесенеңдә иҗаты белән танышканда, кәгазь битләреннән җылы һәм исән мәхәббәт балкып тора. 

Йомгаклау өлеш

 

XXI нче гасыр  яшьләрен гел укымый торган, тик вакытларын әрәм итеп йөри торган кешеләр дип атыйлар.  Ләкин бөтен кагыйдәләрдә дә чыгармалар бар. Без бөтен безгә укырга кушылган әдәбиятны укымасакта, һәрберебез үзебезгә ошаган язучыларның иҗаты белән танышабыз. Миңа карата, үзем Саҗидә Сөләйманова һәм Әдип Маликовның тормыш юлларына, иҗатларына бераз чумып алдым. Аларның язмыш сынаулары турында укыганда үземне начар хис иттем, ләкин бәхет бүләкләренә барып җиткәч, чынлап әйткәндә, кызыгып алдым. Чөнки шундый кайнар һәм дөрес мәхәббәтләр, кызганычка каршы, бик аз очрыйлар.

Әдип Маликовның иҗатында без әдипнең бөтен тормыш юлын күрәбез. Ул туган ягын яраткан, хөрмәт иткән һәм күңеле аны һәрвакыт шунда тарткан. Аның турында китаплар очратмадым, ләкин үзенең “Гомер мизгелләре”  дигән китабын тапкач, бик шатландым, чөнки монда ул башыннан  ахырына  хәтле яратканы турында, ничек танышканнар  һәм соңгы көннәрендә Саҗидә апа  ниләр теләгәнен язып биргән. Минем  хисләремне аңнар өчен, шул китапны  укып чыгарга кирәк.

Соңыннан  шуны әйтәсем килә: Әдип Маликов  – ачык күңелле шәхесләрнең берсе. Минемчә, бары тик кайбер кешеләр үзләренең тормыш юллары (бала чактан картлыкка кадәр) белән горурлана алалар. Ә Әдип абый аларның берсе. Яшьләргә аннан үрнәк алырга кирәк. 

Кулланылган әдәбият

 

  1. Әдип  Маликов Гомер мизгелләре – Казан: “Рухият” нәшр.,2001
  2. Мөхәммәт Садри Ә. Маликов турында – мәкалә
  3. Ә. Маликов Шигырьләр һәм поэмалар – Казан китап нашр., 1971
  4. Ә. Маликов Юл җыры Казан китап нашр.,1958

 


Информация о работе Эдип Маликов