Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле

Автор: Пользователь скрыл имя, 13 Января 2015 в 08:11, реферат

Краткое описание

Фольклор – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Аның милли табигате сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык чагыла. Гасырлар дәвамында татарларда төрле фольклор жанрлары формалашкан. Бу система халыкның яшәешен һәм күпкырлы рухи тормышын, шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясын иңләп алырга һәм күптөрле формаларда гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта да халык бу гүзәл хәзинәләрдән файдалана.

Оглавление

I.Кереш................................................................................................................3
Фольклор..............................................................................................................3
Хезмәтемнең максаты һәм актуальлеге ......................................................... .3
Әдәби күзәтү........................................................................................................ 3
II.Төп өлеш
Фольклор. Жанрлар системасы...........................................................................4
Мифлар..................................................................................................................7
Ырымнар .............................................................................................................8
Мәкаль һәм әйтемнәр...........................................................................................8
Табышмаклар........................................................................................................9
Әкиятләр .......................................................................................................10
Риваять һәм легендалар......................................................................................11
Мәзәкләр..............................................................................................................11
Бәетләр.................................................................................................................11
Бала фольклоры..................................................................................................12
Йола фольклоры.................................................................................................13

III.Йомгаклау................

Файлы: 1 файл

tatar_halyk_avyz_izhatynyn_bugenge_kondge_role_2.doc

— 110.00 Кб (Скачать)

                       Хуҗа Бәдигыйнең  иҗади мирасын өйрәнүгә багышланган

                                  I республикакүләм фәнни-тикшеренү укулары

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                               

                                        Фәнни-тикшеренү эше

 

 

Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле.

 

 

 

 

 

 

 

                                                                              

 

                                                                                 Башкарды: Лениногорск шәһәре

                                                                                 2 нче уртагомуми мәктәбе

                                                                                 9нчы “А” сыйныфы  укучысы

                                                                                  Галимова Диана

                                                                                  Җитәкче: татар теле һәм     әдәбияты                                                                    

                                                                                 укытучысы Гыйләҗева Ф.Х.  

 

 

 

 

                                                                 

 

 

 

 

 

 

 

                                                     2009 нчы ел.

 

 

 

 

 

                                              Эчтәлек.

 

I.Кереш................................................................................................................3

Фольклор..............................................................................................................3

Хезмәтемнең максаты  һәм актуальлеге ......................................................... .3

Әдәби күзәтү........................................................................................................ 3

II.Төп өлеш

Фольклор. Жанрлар системасы...........................................................................4

Мифлар..................................................................................................................7

Ырымнар  .............................................................................................................8                

Мәкаль һәм әйтемнәр...........................................................................................8

Табышмаклар........................................................................................................9

Әкиятләр       .......................................................................................................10

Риваять һәм легендалар......................................................................................11

Мәзәкләр..............................................................................................................11

Бәетләр.................................................................................................................11

Бала фольклоры..................................................................................................12

Йола фольклоры.................................................................................................13

 

III.Йомгаклау.....................................................................................................13  

 

IV.Әдәбият исемлеге..............................................................................................................15

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

                                                             Кереш.

      Фольклор – күпкырлы һәм бай милли иҗат. Аның милли табигате сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык чагыла. Гасырлар дәвамында татарларда төрле фольклор жанрлары формалашкан. Бу система халыкның яшәешен һәм күпкырлы рухи тормышын, шәхеснең тышкы һәм эчке дөньясын иңләп алырга һәм күптөрле формаларда гәүдәләндерергә мөмкинлек биргән. Хәзерге вакытта да халык бу гүзәл хәзинәләрдән файдалана.

                                            Эшнең актуальлеге.

      Мин үземнең фәнни-тикшеренү эшенә татар халык иҗаты турындагы теманы алдым. Миңа бу тема бик мавыктыргыч булып тоелды, чөнки татар халкының тарихы фольклорда ачык чагылыш тапкан.     

      Кечкенәдән мин әбием авызыннан татар халык авызы иҗатыннан үрнәкләр ишетеп үстем. Әнием балалар бакчасында эшләгәнлектән , мин хәзер еш кына балалар бакчасында булам. Шөгыльләрдә, музыка залында еш кына балаларның табышмаклар әйтешүен, төрле әкиятләр тыңлауларын, татар халык уеннары уйнауларын, санамышлар, тел көрмәкләндергечләр өйрәнүен күрәм.  Фольклорның милли-этник үзенчәлекләрен, милли йөзен һәм байлыгын өйрәнәсе килү теләге туды миндә

        Татар фольклорында, жанрлар белән үрелеп, халкыбызның тарихы, тормыш-көнкүреше, йола-гадәтләре, мифологиясе һәм дини ышанулары, авыз-тел һәм музыка иҗаты, бию-хореографиясе һәм драма-театр башлангычы, шулай ук сурәтле-образлы фикерләве бирелгән.      

       Халкыбызның бай иҗатын тиешенчә җыйнау һәм фәнни өйрәнү хәзерге көннең иң мөһим бурычларыннан берсе булып тора.

       Шуңа күрә мин үземнең эшемдә һәрбер фольклор төре, аның формасы һәм хәзерге елларда кулланышы турында сөйләргә булдым.

       Фәнни эшемне  үтәгәндә үз алдыма түбәндәге бурычларны куйдым:

             -фольклор, аның жанрлары турында кыскача бәян итү;

             -жанрларның килеп чыгышы, хәзерге көндәге роле;

             -жанрларның милли характерда булуына тукталу;

              Эшемне язганда, “Энҗе чәчтем –энҗе җыям” китаплары сериясеннән, М.Х.  Бакиров, Хәмит Ярми хезмәтләреннән, мәктәп әдәбият дәреслекләреннән файдаландым.

                                               Төп өлеш.            

   Фольклор сүзе ( инглизчәдән folk+lore – халык хикмәте, халык акылы ) – ХIX ахырында барлыкка килеп, төрле илләрдә киң кулланышка кергән халыкара атама.

       Русларда ул, башлыча, халыкның сүз сәнгатен, ягъни авыз-тел иҗатын белдерүче термин буларак кулланыла.

       Татар фән дөньясында  да бу терминнарның мәгънәсе һәм кулланылышы руслардагы шикелле.

      Сүз сәнгате буларак фольклор халыкның электән чыгарылып килгән традицион һәм хәзерге авыз-тел иҗатын иңләп ала, димәк, чәчмә-прозаик әсәрләрне дә, шулай ук шигъри текстларны да үз эченә берләштерә. Аның язма әдәбияттан аермалы, үзенә хас үзенчәлекләре, асыл сыйфатлары бар:         

     1) Телдән-телгә күчеп яшәве белән аерылып тора һәм телдән сөйләнә яки телдән башкарыла торган иҗат.

   2) Коллектив-күмәк иҗат та, ягъни аны тудыруда һәм эшкәртүдә күп кенә халык вәкилләре катнаша.  Тыңлаучыларның күңеленә хуш килгәндә, ул телдән-телгә күчеп китә, шомара, камилләшә.

     3) Күп вариантылылык. Телдән-телгә кәчеп йөргәндә яки төрле кешеләр авызыннан сөйләгәндә, әсәрнең ниндидер бер тотрыклы вариантта гына яшәве мөмкин түгел. Ул төрле үзгәрешләргә дучар була. Моңа мисал итеп

« Сак-Сок » яки « Беренче бөтендөнья сугышы » бәетләренең, « Хан кызы » яки « Җизнекәй » дигән җырларның, « Алмапша » яки « Идегәй » дастаннарының төрле вариантлары һәм версияләре булганлыгын күрсәтергә мөмкин.

       4) Фольклорда сүз төп рольне уйнаса да, ул сүздән генә торган иҗат түгел, бәлки аерым жанрларда сүзне, музыканы, биюне, театраль тамашаны бергә берләштерә торган синтетик иҗат та.

       5) Традиционлык һәм дәвамлылык-күчемлелек. Фольклор традиция рәвешендә буыннан-буынга күчеп килә.

      6) Милли характерда булуы. Бу үзенчәлек аның эчтәлегендә дә, шулай ук формасында бердәй дәрәҗәдә гәүдәләнә. Татар фольклорында үзәнчәлекле милли жанрлар да бар. Бәет белән мөнәҗәт менә шундый жанрлардан.

     Фольклорның милли табигате бигрәк тә халыкның сурәтле-сәнгатьчә фикерләвендә ачык күренә. Чөнки фольклор әсәрләрендә кулланыла торган образ-сурәтләр һәр халыкның мифологик традициясенә, яшәеш - мохитенә, көнкүреш үзенчәлекләренә һәм эстетик зәвыгына туры килеп тора. Моңа ышану өчен борынгыдан килгән традицион символларның кайсы халыкта нәрсә белдергәнлегенә игътибар итү дә җитә. Мәсәлән, сары төс безнең фольклорда сагышны, мариларда мәхәббәтне, кытайларда бөеклек-затлылыкны белдерә; кара төс исә бездә кайгыны яки күңелсез-тискәре нәрсәне, ә японнарда шатлык-куанычны аңлата. Яки агачлардан каенны алып карыйк. Русларда сылу гәүдәле кызны, мариларда угылны, мордваларда һәм чувашларда кәләшне, удмуртларда яшь егетне символлаштыручы бу образ татар фольклорында еш кына кайгы-хәсрәт сагышны белдерү өчен хезмәт итә.

                        Каен сиртмәләрдә үстем,

                           Шуңа кайгылы башым.

       Монда традицион эпитетларның да гаҗәеп дәрәҗәдә милли характерда булуын күрсәтеп булыр иде. Мәсәлән, русларда: «белая березонька», «ясный месяц», «добрый молодец», «буйная головушка»; татарда исә: «бер бите ай, бер бите кояш», «сөлек кебек егет», «ир-ат», «кашыкка салып йотарлык кыз», «сөйгән яр», «типсә тимер өзәрлек егет», «елан телле кайнана».

        Халык иҗаты белән язма әдәбият элек-электән үк инде «кан алмашып» яшәгән һәм халыкчанлыкка, миллилеккә, тел байлыгына, образлылыкка ирешүдә  фольклор казанышларын киң файдаланган. Халыкның сурәтле фикерләвенә хас алымнарны үзләштерү әдәбиятның образлы егәрлеген һәм эмоциональ-эстетик тәэсир көчен бермә-бер куәтләндерүгә, традиция белән яңачалыкның гармоник берлегенә нигезләнгән әдәби әсәрләр тууга китергән. Моңа мисал итеп Г.Тукайның «Шүрәле», «Су анасы», «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш»,              Һ. Такташның «Җир уллары трагедиясе», М.Фәйзинең «Галиябану», Н.Исәнбәтнең «Хуҗа Насретдин», М.Җәлилнең «Ана бәйрәме», Г.Бәшировның «Туган ягым – яшел бишек» кебек классик әсәрләрен телгә алу да җитә.

                        Татар фольклорның жанрлар системасы

        Татарларда төрле фольклор жанрлары системасы формалашкан. Әлеге жанрларның күпчелеге универсаль характерда, ягъни башка халыклар иҗатындагы шундый ук жанрлар белән уртак (мәсәлән, мәкальләр һәм әйтемнәр, әкиятләр, риваятьләр, җырлар һ.б.). Шул ук вакытта теге яки бу халыкта үзләренең этник тарихына һәм рухи тормыш үзенчәлекләренә бәйле рәвештә туган аерым жанрлар да бар. Мәсәлән, русларда былиналар һәм частушкалар, украиннарда думалар һәм коломыйкалар, татарларда бәетләр һәм мөнәҗәтләр.

       Фольклорда, язма әдәбияттагы кебек үк, халык иҗаты әсәрләрен тормыш-чынбарлыкны чагылдыру үзенчәлегенә карап, өч төркемгә бүлү, ягъни, фәнни термин белән әйтсәк, өч төргә (русча «род») берләштерү кабул ителгән: эпоска, лирикага һәм драмага.

  Татар халык иҗатының һәм  традицион классик жанрларының төрләргә мөнәсәбәттә төркемләнүе түбәндәгечә:

      1) Эпик жанрлар: әкиятләр, риваятьләр, легендалар, героик эпос-дастаннар, мәзәкләр.

       2)Лирик жанрлар: Йола җырлары, лирик җырлар, уен-бию җырлары, такмаклар, мөнәҗәтләр.

       3)Лиро-эпик жанрлар: бәетләр, тарихи җырлар, мәхәббәт яки көнкүреш дастаннары.

         4)Драма башлангычы белән үрелгән иҗат төрләре: йола поэзиясе, халык уеннары һәм уен-бию җырлары, балалар фольклоры.

          Фольклорны  өйрәнүдә Н.Исәнбәт, Г.Ибраһимов, Г.Рәхим, Г.Толымбай, Ф.Туйкин, Х.Бәдигый кебекләр зур хезмәт куйган.

                                                

 

                                                     Мифлар.

          Мифлар (грекча mythos – сүз, хикәят) – борынгыларның дөнья, тирәлек турындагы фантастик күзаллаулары һәм хыялда туган фантастик образлар, персонажлар хакындагы хикәятләре. Мифология дигән төшенчә исә мифлар җыелмасын белдерә. Әлеге төр хикәятләрне өйрәнү белән шөгыльләнә торган фәнне дә мифология дип йөртәләр. Бүгенге әдәбият та мифлар белән арасын өзми, яңа мәгънә салып, аларда эшләнгән сюжетлардан һәм мотивлардан шактый файдалана.

                                                       Ырымнар.

       Ырымнар (өлешчә синонимнары- әфсеннәр, арбаулар. Имтоннар) – халык иҗатының магия, ягъни сүз һәм хәрәкәт йола кодрәтенә ышану белән бәйләнешле борынгы жанры, хыялый көчләргә һәм ияләргә тәэсир итеп ниндидер нәтиҗәгә ирешү өчен чыгарылган һәм шул максатта кулланылган тылсымлы сүз формулалары яки калыплашкан магик гыйбарәләр. Ырымнарның иҗтимагый функциясе кешенең практик – утилитар ихтыяҗларына хезмәт итүгә кайтып калса да, алар сүз сәнгате әсәре булып исәпләнәләр һәм шигъри ритмга, аһәңлеккә, образлы янәшәлеккә һәм ассоциатив образларга корылуллары белән аерылып торалар.

         Практик ихтыяҗ таләбеннән чыгып, ырымнар ак һәм кара ырымнарга бүленәләр.

      Ырымнар тематикалары, функциональ табигатьләре ягыннан да аерылалар. Бу яктан, ягъни нинди максатта башкарылуларыннан чыгып, алар өч төркемгә бүленәләр:

-Дәвалау ырымнары яки им-томнар. Кешеләрне һәм мал-туарны төрле авырулардан дәвалауга хезмәт иткәннәр. Арпа, чуан, тиф, бүсер, эт имчәге, бизгәк, сары кебек авыруларны, йөрәк, эч һәм баш авыртуын, шулай ук төрле имгәнүләрне һәм күз тиюне дәвалуга юнәлтелгән им-тор ырымнары шушы төркемгә карый.

-   Хуҗалык ырымнары. Болары игенчелек, терлекчелек, кошчылык, балыкчылык белән бәйләнгәннәр.Мәсәлән, чәчүгә, урып – җыюга, корылыкка, мал үләтенә, терлекне көтүгә чыгаруга, бозауна яки сарык бәтиләрен имидән аеруга, тилгән кууга, сунарчылыкка, балык тотуга караган ырым – текстлар.

         Иҗтимагый һәм шәхси мөнәсәбәтләрне җайга салуга яки бозуга юнәлтелгән ырымнар. Бу төркемгә солдат һәм йомышлы хезмәткә бәйләнешле ырым – текстлар, мәхәббәт ырымнары – сөйдергечләр, бозым ясау яки бозым кайтару теле керә. Баланы беренче башлап мунча кертү, елаудан туктату, үсүен теләүгә бәйләнешле ырым – арбаулар да әлеге төр үрнәкләре буларак карала ала. Хәзер дә кешеләр бу ырымнарга ышанып яшиләр.

                                      Мәкальләр һәм әйтемнәр. 

      “Мәкаль» һәм «әйтем» дигән төшенчәләр яки жанр  атамалары гадәттә бергә, янәшә кулланып йөртелә.Чөнки алар арасында охшашлык, уртаклык шактый зур. Алар икесе дә афоризмга (грекчадан – кыска һәм җор, тапкыр әйтелмә) нигезләнгән һәм структур яктан үзгәрми торган образлы, иң кечкенә күләмле халык иҗаты әсәрләре. Мәкаль һәм әйтемнәрнең яшәү рәвешләре дә охшаш.

Информация о работе Татар халык авыз иҗатының бүгенге көндәге роле